Уткәндә кичергән

Уткәндә кичергән Кайгылар, газаплар Барсы да онтыла, Барсы да җуела. Төн үтеп, күңелле Көн тугач, азактан Берсе дә булмаган Шикелле тоела. Аһ, ләкин онтылмый Гомергә, гомергә Электә татыган Шатлыклар, рәхәтләр — Яндырып йөрәкне, Саклана күңелдә Кадерле минутлар, Бәхетле сәгатьләр. 1942, сентябрь  

Мещанка

Доклад бетте. Залда беркемнең дә Кузгалырга көче җитмәде, Кан сибелде сизгер йөрәкләргә, Күз аллары кинәт томанланды, Ачынып, әрнеп күңел сыкрады. Тагын… Урамнарны көнчыгышта Эшче каны белән юганнар. Хатыннарны хурлап таптаганнар Нәни балаларны буганнар. Тагын… Ирек, икмәк сораганга, Төрмәләргә эшче куылган Авыр тойгы белән бар да, бар да Төенләнеп калды күңелдә. Доклад бетте, Ләкин киң зал

Илгә кергәч Йоган

Илгә кергәч Йоган, чик калмады Халыктагы үчкә, ачуга. Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле Булмас иде җирдә фаҗига. Тар-мар итеп коллык, караңгылык Саклап яткан дошман оясын, Каны белән халык саклап калды Кешелекнең якты кояшын.

Бала чакны безнең әйтмә инде

Бала чакны безнең әйтмә инде, Тау шуганбыз җәфа өстеннән. «Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп, Чәчебездән тартып үстергән. Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә Чәчрәп тора зәһәр үткерлек; Усал аталарның күбесен без дә Мыегыннан тартып чүктердек. Безнең юлга цемент коелмаган, Дәрьяларга күпер салмаган; Үзебез үк ясап күчәрен дә Кигезәбез бүген арбага. Без төзибез тормыш өр-яңасын, Кыенлыклар белән көрәшеп;

Казань

Мин дә йөрдем Казан урамында hәм карадым шәhәр тирәсен. hәр адымда күңел күрә монда Дуслар эшен, дуслар көрәшен. Болытларга тия манаралар, Суда уйный төзелеш нурлары, Бизәл, Казан, hаман яңара бар!- Дидер төсле дулкын җырлары, Казан-бишек: әатлыгын да аның, Хәсрәтен дә халык тирбәткән. Күмелгән ул дәртле, татлы моңга, Ә чыбылдык итеп-нур япкан. Яңа портның биек краннары

Хайваннар, кошлар турында

Песнәк Алтын көзләр узып китте, Ап-ак кыш килеп җитте. Ап-ак кар яуды җиргә, Җир акка чумды инде. Әнә агачта бер песнәк, Җим эзләп йөри икән. Ары карый, бире карый Бер дә табалмый микән?! Мин озак карап тормыйчан Тотындым үз эшемә. Җимлек ясадым кошчыкка, Элдем куак түшенә. Песнәгем бик тә шатланды, Минем эшемне күреп. Рәхмәт әйтеп,

Исемнэр турында шигырьлэр

Гүзәлия Гүзәл сүзен ачыклар сүз, Җир йөзендә бар микән. Гүзәлгә тиң саф таң суымы, Әллә ап-ак кар микән. Гүзәл кеше гүзәллекне Кайлардан ала икән. Сихри исеме бар кешегә, Сер булып кала микән. Шуңа аңа кушылгандыр, Гүзәл исем – Гүзәлия. Таң суы да тиң түгел, син Серле Гүзәллеккә ия! Ильдар Бикмуллин ***** Ландыш исемле гүзәл затларга Ак кыңгырау чәчәкләрең —

Мәктәп

Мәктәп, мәктәп… Уйларымда һаман кайтам сиңа, Искә алам сабый чагымны. Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде, Май кояшы кебек ягымлы. Бүген алар безне алмый каршы, Бакыйлыкка күчкән күбесе. Тик йөзләрен саклый онытмыйча, Күңелнең тутыкмас көзгесе. Бәлки алар якты йолдыз булып, Нур сибәдер безгә күкләрдән. Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз. Утта янмый торган дәфтәрдә. Фирдания Нугаева ***** Мәктәбем ​Агарды

Көз

Көз икәнен белмиләр Салкын таңны яфрак каплый, Җирдә ята сары шәл. Һавага сагышын чәчкән Алтын көзнең зары жәл. Шәлне күтәргәли җилләр, Шукъ яңгырлар ашыга, Кояш киткәнен көтә дә Килеп чыга каршыга. Маңгай терәп тәрәзәгә Шаян көзне күзәтәм. Аңымда буталып беткән Хисләремне төзәтәм. Казлар оча, китмәс кебек, Тик борылмый кирегә. Адашмыйча, юллар табып Кайтыр микән бирегә?

Җәй

Җәйге яңгыр   Болыт чабуларын җилфердәтеп, Күкри-күкри җәйге яңгыр узды. Җәйге яңгыр хәтерләтә миңа Уңган агрономны-абыемны… Ул кояшлы җәйге яңгыр иде, Күкрәүләре, яшеннәре булды. Коеп яуды, оеп яуды да ул, Китеп барды… калды шифа-моңы. Дымга тиенеп калды басу-кырлар, Аның төсе булып калды Икмәк. Кояш төсле Икмәк үлемсез ул,- Аны үстергәннәр Җирдән китмәс!- Шулай күкри-күкри еракларга

Яз

Язгы кайту — Язгы тамчы, тизрәк тамчы Төнге сөңге бозлардан! Күңелдәге яңарышның Хисләре нык кузгалган. — Гөрләвекләр, йөгерегез Кар эретеп инешкә! Ак юрганны яшерегез Күздән, кайтып керешкә. Инешемдә боз сугышы — Ярга бозлар шуыша. Кыш кидергән тунын елгага Салдырмаска тырыша… Көлә Кояш нурын сибеп Яз килә бит — тантана! Аякларым туган якта! Җан сөенә, мактана…

Кыш

Ап-ак кар. Ап-ак кар. Бу җирдә Нәрсә юк. Нәрсә бар- Барын да каплаган ап-ак кар. Ап-ак кар. Ап-ак кар. Бу җирдә Ышану, көтү бар- Аларын капламас ап-ак кар. Алсу Гайфуллина ***** Кар ява Буранланып яңа еллар керә. Ак аргамак — давыл яллары — аргы очтан оча бирге очка сыкы чәчле кышка юл ярып. Иске елдан

Сугыш

Совет солдаты кабере янында   Мин җырламыйм каберең ташы турында,— Җырлыйм яшәү моңын. Вакыт үткән белән бозылмый бер дә Синең елмаюың. Ташың тора,— зыян юк аның һич.— Ул гаепле түгел… Кара күзле болгар хатын-кызларын Үзеңә тартасың гел. Тын, чал аналар да, гитаралар да Моңлы, сабыр-салмак: Сөйләмиләр синең үлемең турында,— Мәңге янар якты көнең турында Яд

Сабантуй

Сабантуйда җиңелгән малай Җилкенеп чыкты уртага, Үзе дә белми нидән — Ахры, мәйданга ашкыну Җитмеш бабадан килгән. Карыйлар җиде яшьлеккә Көрәшче итеп зурлап, Алды ул ипләп сөлгене Бик оста гына урап. Уйламый кем алдында да һич артка чигәрмен дип, Ышанып, көч тоеп чыккан, Әлбәттә җиңәрмен дип. Аңа каршы баскан малай Озынрак шул бер башка, Үзең

Хәтирәләр

Кадерле хәтирәләр Балачагым искә төшә… Утын яккан ак мичләр. Тәрәз капкачын каерган, Көзге, шук, шаян җилләр. Радиодан яңгыраган Салмак кына җыр-көйләр. Әнием аруын онытып Сөйләгән әкиятләр. Иртән, без торганчы, әни Пешергән пәрәмәчләр. Зәңгәр мәтрүшкә, бөтнекле, Хуш исле, тәмле чәйләр. Эх, балачак, үткән киткән… Кадерле хатирәләр. Күпме генә сагынсак та, Кайтмас инде ул көннәр. Лилия Сәлахетдинова

Мәхәббәт

Мәхәббәт Күптән төсен җуйган инде, Күптән беткән үзгәреп. Асыл болгар егетенең Назлап әйткән сүзләре. Офыкларга кадәр китеп Җәелер моңсу томан; Болгар кызы Айбикәнең Алсу күлмәге сыман. Карагайлар арасыннан, Җитәкләшеп йөгереп, Тиен баласыдай җитез, Болан кебек йөгерек. Бер пар төшеп бара кебек Иделдәге каекка. Алар өчен безнең Идел Күптән инде саеккан. чыклы үләндә калган күк Болгар

Табигать

Каеннар   Юл читендә айкала да чайкала Ак каеннар, яшь каеннар, Каеннар… Тирә-якта шаулый бодай диңгезе, ‘ Сорый кебек: «Әйтче, егет, син безгә — Күңелеңдә нинди уй бар, кайгы бар?» Уем тик шул: ятыйм каен төбендә, Арып-талып бодай ургач хәл алып, Сайрар кошлар яңгыратсыннар тирәмне, Серләшсен дә шыбырдашсын һәр яфрак — Серле булу каеннарга хәләл

Туган авыл

Авылда   Әйләнәм дә кайтам. Күрше карчык Күреп калып урам чатыннан, «Бәрәкалла, күз тимәсен» диеп, Карап кала минем артымнан. Мин — хыялый, җилфер-җилфер килеп, Чабуымны ачып буранга, Канатларын җәйгән кошка охшап очып киләм ап-ак урамнан. Шул мизгелдә шаян бөтерчектәй, Хатирәләр уйнап ярсына,— Колакчыны күзләренә төшкән, Малай чагым чаба каршыма… Раил Рахман ***** Көтүдә Үч иткәндәй

Туган як

Туган якның гүзәл була — Гади генә бер гөле дә… Ямьле була, кыек булмый Туган якның бер җире дә. Туган якның шифа була — Талгын искән бер җиле дә… Үлеп китсәм, миңа җитә Туган якның бер гүре дә. Әдхәт Синугыл ***** Туган җирем Кызгылт-сары җылы җәй көннәре… Мин шигырьләр язам төн ката. Яратам шул болгар

Балалар турында

Әти яки әни түгелме? Апа! Әнә, тәрәзәгә кара, Берәү уза, әни түгелме? Күрегезче! Ашыгып монда керә, Мине алырга ул килдеме? Ул керде дә бөтен бала-чага Аның каршысына йөгерде. Тәмле иде, тел очында тора Кәнфитенең әле дә тәме. Барыбызны күзләп, карап чыкты. Танымады ахры ул мине. Әйтегезче аңа, мин бүлмәдә, Апа ул соң күрдеме мине? Карады

Әни

Әниләргә Ходай биргән әниләргә Чиксез бетмәс сабырлык. Көч тә биргән, биргән куәт Баласын үстерерлек. Рәхмәт әнкәй бүләк иттең Якты дөньяның ямен. Яшлегеңне кызганмыйча, Бирдең син матур көнен. Авырганда керфек какмый Яннарымда утырдың. Кысып җылы кочагыңа Җил давылдан сакладың. Куанганда, син дә әнкәй, Бала кебек куандың. Егылганда, елаганда, Иркәләдең, назладың. Бишек җырын тыңлап үстек, Әнкәй, сиңа

Яңа Елга шигырьләр

Ерактан суык яклардан Боз чанага утырып Бәйрәмгә килде кыш бабай. Күчтәнәчләр тутырып. Кулларында боз таягы Сакалы җиргә тигән. Ә янында сылу бер кыз, Энҗе кардан киенгән. Сылу кызын, энҗе кызын, Ул синең куанычың. Бергә йөри, синнән калмый Бәләкәй юанычың. Балаларга, Яңа елда Күчтәнәчләр тарата. Биеп, жырлап. көлдерә дә. Куандырып калдыра. Лилия Гиматдинова ***** Чыршы бәйрәме