Кыш

Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Нәрсә юк.
Нәрсә бар-
Барын да каплаган ап-ак кар.

Ап-ак кар. Ап-ак кар.
Бу җирдә
Ышану, көтү бар-
Аларын капламас ап-ак кар.

Алсу Гайфуллина

*****

Кар ява

Буранланып яңа еллар керә.
Ак аргамак — давыл яллары —
аргы очтан оча бирге очка
сыкы чәчле кышка юл ярып.

Иске елдан чыгам изге юлга —
җир карасын каплап кар ява.
Кар өстендә акка кара булып,
карганалар ала каргалар.

Каргышлары оча аргы очка.
Безнең очта бәйрәм-нарасый!
Аргамакның ялкын ялын кочып,
барасы да әле барасы! —

Зәмhәриләр белән сызгырышып,
Зөлхиҗәләр белән биешеп!
Көтә мине кары кагылмаган
көмеш кыңгыраулы бер ишек.

Кагылырмын — кар-бизәкләр сибәр
кыңгырауның көмеш чыңнары.
Тормыш бит ул шулай — үрелеп бара
серле хыял, кырыс чынбарлык.

Берәүләргә — салкын кар бөртеге,
берәүләргә — йолдыз, энҗеләр!
Карны кар дип белгән син акыллы,
ак чәчәкләр күрәм мин юләр.

Уең нинди, шундый төскә буя —
өр-яңадан дөнья агара!
Җир карасын, кыр ярасын каплап,
өметләрне аклап кар ява.

Саҗидә Сөләйманова

*****

Тишек пима
(Такмаклар)

Пима кидем, эх, пима.
Китеп бардым биергә.
Исәбем бар биегәндә
Кызлар сайлап йөрергә.
Күрмәгәнмен пиманы,
Тишек булган табаны.

Әй, син, малай, аягыңны
Өшетерсең, дияләр.
Тубыгың берүк туңмасын,
Дип үзләре көләләр.
Әйдә, әйдә, көлегез,
Өшемәгез үзегез.

Кызлар дисәң, яланаяк
Чабарга да әзермен.
Карда биергә дә була
Көтсә мине кадерлем.
Пиманы салып атам,
Мин кар өстенә басам.

Биегәндә карлар эри,
Тик кыза аяк кына.
Төртмәгез тишек пимага,
Тимәгез оятыма.
Пима түгел биетә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Баскан җирдә ут чыгара,
Диеп кызлар шакката.
Ә егетләр көнләшүдән
Эх, дип, телен шартлата.
Көнләшмәгез, биегез,
Туңып калмас миегез.

Пима кидем, пима кидем,
Кайтып барам биюдән.
Ә янымда иң чибәрләр
Унарлаган тезелгән.
Кызлар ярата яман,
Тишек булса да табан.

Пима тишек дип тормыйлар,
Кызлар сайлый үзләре.
Башкаларны күрмиләр дә,
Бары миндә күзләре.
Эх, пимасы, пимасы,
Кышны бергә чыгасы!

Читать Стих:  Кәңәш

Венер Фәттах

*****

Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләэр кунган,
Искиткеч, бу әкият.

Чыршылар урман буенда,
Сафлык биреп утыра.
Ылыслар хушлы исләрен
Тирә-якка тарата.

Урманга кереп кешеләр
Чыршыларны кистеләр.
Ходай кушмаган эшләрне
Ник, алар эшләделәр.

Төпләре генә урманда,
Тезелешеп калдылар.
Ылыснын юеш яшләре,
Җиргә тамып бардылар.

Төрле, төрле утлар ягып
Чыршыны бизәделәр.
Энҗе яшләре коелды
Кешеләр күрмәделәр.

Үтеп китте шау-шу бәйрәм.
Чыршы ылысын койды.
Саф хава биргән чыршыбыз,
Кибеп чүплеккә керде.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Кар яуган

 

Иртән торсам кар яуган,
Җир ак юрган ябынган.
Көз яттым – кыш уяндым.
Сулар һава сафланган.

Чаналар да, чаңгылар да
Ап-ак кышны сагынган.
Нарат кебек – яшел,
Бер агач та калмаган.

Мәктәпкә киткән баланың
Карда эзләре калган.
Күрше эте Джекның
Йонына да кар сарган.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Кышкы идиллия

Шундый салкын! Агачларда — сыкы…
Син дә бәсле шәлгә уранган:
Тик күзләрең күренә — алар якты! —
Без киләбез төнге урамнан.

Агыйделдән, Юрүзәннән гүя
Казан безне үзе чакырды:
Шигырьләргә, Моңга ул башкала,
Шунда булсын дәвам, ахыры…
Күге нинди! Йолдызлары — якын,
Хыяллар да шуңа балкыймы?..
Син тыңлыйсың: шигырь сөйләп киләм,
Тавышым — батыр, хәтта акыллы…

Нинди бәхет: Шигырь, Җыр сөйләшә, —
Моң тантана итә — юл алган…
Кайнар сулышыңны тоям, юкса.
Күзләреңәчә син ураанган —
Бәсле пәрдә… Сине кемнән саклый? —
Яман күздән? Кышкы урамнан?!
…Бик биектә хыял! Безнең өстә —
Казан күге… Җилләр — Уралдан…

Рәдиф Гатауллин

*****

Кыш килде

Үтеп китте көзге айлар
Сулар бозга әйләнде.
Суык җилен өрә-өрә
Җиргә салкын кыш килде.

Көрәштеләр Җылы, Суык —
Җылы килми китәсе,
Җылы көнен, җылы җирен
Килми аның бирәсе.

Дулап килде җиргә салкын,
Ябалаклап кар яуды.
Тышта буран уйный-уйный,
Ак кар юрганын салды.

Тирә-якта көмеш төстә,
Нинди матур табигать!
Агачларга бәсләр кунган,
Искиткеч бу әкият!

Читать Стих:  Яз

Лилия Гиматдинова

*****

Кар бөртеге

Әкрен генә ап-ак карлар,
Явалар да явалар,
Күбәләктәй оча-оча,
Агачларны ябалар.

Һәр бөртеге энҗеләрдәй,
Кагылсам,алам сихәт.
Тылсымнарын җәлләмичә,
Бизәп куйган табигать.

Җилләр моңына ияреп,
Ап-ак карлар очалар.
Юлларында бии-бии,
Бар дөньяны кочалар.

Кар бөртеге оча-оча,
Күзләремә кагыла,
Карлы бәллүр тамчысында,
Сафлык нуры чагыла!

Гульфия Гизатова

*****

Кыш

Мөгҗизалы кышның бер кичендә
Авылым урамнарын урадым.
Рәссам булып, хәтеремә салам,
Хисләремә кушып буярмын.
Кар шыгырдый. Көен тыңлый-тыңлый
Сагышлардан күңел сызамы?!
Яшьлегемнән озатып килгән моң бу.
Гомер үзе җырдай узганмы?!
Әкрен генә, саклык белән генә,
Җаныма да атлап кыш керә.
Яңа карда тарих эз калдыра.
Минеке калмас димә. Кем белә…
Чигә чәчнең бәсе буран булып,
Толымыма кадәр сибелгән.
Каеннарның чуклы ак шәленә,
Нәкыш бизәк каеп чигелгән.
Рәссам булып, хәтеремә салам,
Онытмаска кышкы кичләрне.
Торбалардан җанга тансык исле,
Төтен баса авыл өсләрен.

Мукарама Саитгалиева

*****

Кыш килде

 

Өр-яңа тунын киеп, кыш килде.
Аклыкка чорнады бар җирне.
Ишетәм буранлый, бик җилле,
Тырыша күмергә эзләрне.
Чыгуга бәс сара шәлләрне,
Бер бөртек керфеккә эленде.
Шулчаклы матур чак, күр әле,
Кыш килде, яп-яңа кыш килде!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Песнәк

 

Алтын көзләр узып китте,
Ап-ак кыш килеп җитте.
Ап-ак кар яуды җиргә,
Җир акка чумды инде.

Әнә агачта бер песнәк,
Җим эзләп йөри икән.
Ары карый, бире карый
Бер дә табалмый микән?!

Мин озак карап тормыйчан
Тотындым үз эшемә.
Җимлек ясадым кошчыкка,
Элдем куак түшенә.

Песнәгем бик тә шатланды,
Минем эшемне күреп.
Рәхмәт әйтеп, баш селекте
Яныма очып килеп.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Ап-ак карлар ява җир өстенә
Агачларга килеп сарыла.
Бар табигать энҗе сипкән сыман
Гүзәллектән күзләр чагыла.

Тәрәзләрдә кышкы, матур бизәк
Теләгәнең анда табыла.
Өлкәннәр дә сөенә шуны күреп
Күңел кайта сабый чагына.

Мондый мизгел бары кышта гына
Кем сөенмәс шундый чагында.
Ап-ак кардай энҗе яуган чакта
Бәхет юрыйк җирдә барына.

Читать Стих:  Илгә кергәч Йоган

Равил Булатов

*****

Кар шатлыгы

 

Көзләр алып китте сары төсне
Ә кыш бүләк итте аклыкны.
“Гомер булса, Алла бирса”, — дидем
Һәм ниһаять тәүге кар яуды.

Иң беренче вак кар бөртекләре
Кара чәчләремә чуалды.
Җылы чыгып торган җиргә төшеп
Тылсым мени эреп югалды.

Кардан калган тамчы белән агач
Кәүсәләрен юып чистартты.
Ә күңелем “Янә кыш килә!”, — дип
Үзалдына сөенеп-куанды.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Карлар ява

 

Әллә ниләр вәгъдә иткән кебек,
Җир өстенә ява ак карлар.
Әллә нинди өметләр уята…
Әллә нинди ап-ак хыяллар…

Наян күбәләктәй, учларыма
Ап-ак чәчәк күктән сибелә.
Гади генә шушы кар бөртеге
Якты сала белә күңелгә.

Кемнеңдер хыялы адашканмы,
Ияреп ак кар бөртегенә…
Бөтерелеп оча-оча, карлар
Эзли икән соң кемне генә?

Иярәсем килә артларыннан,
Кар бөртеге булып, шаяртып.
Ап-ак карлар ява, күңелемдә
Кардай ап-ак хыял уятып…

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Кар шатлыгы

Көзләр алып китте сары төсне
Ә кыш бүләк итте аклыкны.
“Гомер булса, Алла бирса”, — дидем
Һәм ниһаять тәүге кар яуды.

Иң беренче вак кар бөртекләре
Кара чәчләремә чуалды.
Җылы чыгып торган җиргә төшеп
Тылсым мени эреп югалды.

Кардан калган тамчы белән агач
Кәүсәләрен юып чистартты.
Ә күңелем “Янә кыш килә!”, — дип
Үзалдына сөенеп-куанды.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Иртә килде быел кыш

Иртә килде быел кыш.
Куып җибәрде көзне
Ашыгып килеп керде
Гаҗәпләндереп безне

Тарткалашып көз, кыш белән
Мөгаен ул арыды.
Көннәр буе елый-елый
Күз яшьләрен агызды

Өлгермәде җирнең өстен,
Сары төскә буярга.
Өлгермәде агачлар да
Яфракларын коярга.

Яшел килеш калды үлән
Кайгыдан башын иде
Сузылып ятып җир өстенә
Ярар биреләм, — диде.

Табигатьнең буйсынуын
Кыш үзенчә аңлады.
Туңмасын, — дип, җир өстенә
Ап-ак юрган каплады.

Фагим Хабибуллин

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *