Көз

Көз икәнен белмиләр

Салкын таңны яфрак каплый,
Җирдә ята сары шәл.
Һавага сагышын чәчкән
Алтын көзнең зары жәл.

Шәлне күтәргәли җилләр,
Шукъ яңгырлар ашыга,
Кояш киткәнен көтә дә
Килеп чыга каршыга.

Маңгай терәп тәрәзәгә
Шаян көзне күзәтәм.
Аңымда буталып беткән
Хисләремне төзәтәм.

Казлар оча, китмәс кебек,
Тик борылмый кирегә.
Адашмыйча, юллар табып
Кайтыр микән бирегә?

Чынлап шаяра яңгырлар,
Вальс көенә бииләр.
…Тышта түгел, күңелемдә
Көз икәнен белмиләр.

Венер Фәттах

*****

Менә тагын көзгә килеп кердек,
Күңелләргә сагыш үрелә.
Җәен янган учаклар да сүнә,
Әкрен генә сүнеп сүрелә.

Читать Стих:  Октябрь килде

Нигә көзен күңел моңлана да,
Җаннарыма нигә шом сала.
Нигә җәен дәртләнгән йөрәгем,
Көзен килеп һушымны ала.

Фирдат Валеев

*****

Көзге көн

Җәйнең җылы көненә
Иркәләнә Җир-Ана.
Соңгы җылысын биреп,
Китеп бара жэй, аңа.

Ак каеннар саргаеп,
Чуклы миләш кызарып,
Кугәннәр дә күгәреп,
Утыралар үзгәреп.

Көзге кулмәген киеп,
Алтын төскә күмелеп
Килде көзнең көннәре,
Әбиләрнең чуагы.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ак кар күмәр эзләрне

Кабат килде — шыксыз кара көз.
Томан сарган юеш иртәне.
Кагылып үтә, нәзек билле, җиле
Үбеп ала алсу битләрне.
Соңгы яфрак «Өзелергәме!?..», — дип
Авыр уйга калган, күр әле.
Көзге карлар тиздән эреп бетә,
Күңел көтә ак кыш килгәнне.
Көзге, юеш, яфраклы, тар сукмак.
Ак кар каплар шушы эзләрне.
Күңелләргә сары сагыш сала
Тик, барыбыз, сөям көзләрне.

Читать Стих:  Йырлайым

Лилия Сәлахетдинова

*****

Теләкләрне телик ашыгып

Коеп-коеп көзге яңгыр ява,
Теләк телик, дуслар, ашыгып.
Әйтәләр бит, шул чактагы теләк
Кабул була, йөрмик онытылып.
Һәр тамчысы саен нигъмәт аның,
Көзге яңгыр — ул язгы шатлык.
Табигатькә көч-куәт бирәчәк,
Яусын иде елга тутырып.
Пыяладан яңгыр буй-буй төшә,
Күзәтәмен ихлас сокланып.
Рәсем итеп ясый алмас мизгел,
Рәссам өчен, төннәр уздырып.

Читать Стих:  Күркәмлек

Лилия Сәлахетдинова

*****

Көзге яңгыр

Көзге яңгырлар ява,
Сәйлән тамчылар тама
Көн дә, төн дә сибәли
Туктарга да уйламый

Туендырып кырларны,
Сөргән кара җирләрне
Урманда тирәкләрне
Юып йөргән юлларны

Ява да, яңгыр ява,
Биткә иркәләп тама,
Азрак юешләп ала,
Салкын тамчысы кала.

Тик салкыны сизелми,
Өшеттерми, туңдырмый.
Иркәли дә иркәли,
Көзге яңгыр сибәли.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *