Табигать

Каеннар

 

Юл читендә айкала да чайкала
Ак каеннар, яшь каеннар,
Каеннар…
Тирә-якта шаулый бодай диңгезе, ‘
Сорый кебек: «Әйтче, егет, син безгә —
Күңелеңдә нинди уй бар, кайгы бар?»

Уем тик шул: ятыйм каен төбендә,
Арып-талып бодай ургач хәл алып,
Сайрар кошлар яңгыратсыннар тирәмне,
Серләшсен дә шыбырдашсын һәр яфрак —
Серле булу каеннарга хәләл ул.

Яки ятыйм каеннарның төбендә,
Есенинның томын тотып, уйланып.
Ай тулышкан һәм болытсыз кичләрдә,
Таң чыкларын көтеп алалмый һич тә,
Тирбәлешсен ак каеннар — уянып.

Озакбай Пирҗанов
Марс Шабаев тәрҗемәсе

*****

Тауларда болытлар очраша

 

Ерактан күренә биек тау,
Түбәсен ап-ак кар каплаган.
Шушында болытлар очраша,
Килгәннәр бик ерак яклардан.

Ерактан күренә зәңгәр тау.
Әйтә ул: «Мин күкне терәдем!»
Ә аның киң җәйгән куйнында
Чиксез зур диңгезне күрәмен.

Еракта-офыкта олы тау,
Сузылган мәһабәт гәүдәсе.
— Күрегез!— дигәндәй тора ул,-
Бу җирнең Мин’инде кәгъбәсе!

Тау тора еракта-еректа,
Түбәнгә ыргыла елгалар…
Мин карыйм дәрвиштәй: йөрәктә
Хисләрем моң булып кузгала.

Хыял оча агым су якасында,
Чабак тоткан акчарлактай җаның да,
— Көтәм алтын куллыларның барын да,—
Дигән кебек бит, күр, деге кырлары!

Тук башаклар көяз: сырга такканнар,
Сер бүлешеп, тирбәлешәләр алар.
һәр урында күңелле җыр яңгырар —
Гаҗәеп дөнья бу дөге кырлары!

Читать Стих:  Яз

Алдыңда йөгергән сулар тонык,
Суга төшкән күктән Ай — көмеш сынык,
Егет—ихлас, ә кызда алтын холык,—
Аларга мәйдан бу дөге кырлары!

Исең китеп суларның агышына,
Күзең төшә яшеллек нәкышенә,
Җиләс чатырына — таллы ярына…
Хәйран итәрлек бу дөге кырлары!

Изге уй белән орлыгын чәчкәнгә,
Хезмәтеннән халкым ямь-тәм тапканга.
Кырлар яратып кочагын ачкан ла! —
Бәһасе юк байлык — дөге кырлары!

Олымамбет Хоҗаназаров
Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе

*****

Табигатьнең кәләш кенә чагы

 

— Оһо-һо-һо-һой!— дип бер
кычкырсам,
офыкларда кояш уяна.
Уяна да, кияү егетедәй,
тәңкәләрен сибә дөньяга.

Җилләр йөри яңа көй чыгарып,
чиртеп кылын язгы кичләрнең.
Табигатьнең кәләш кенә чагы,
уйнап торган чагы хисләрнең.

Ул өләшә бүген бүләк итеп
яланнарның чагу балкышын,
күкнең чыңлап торган зәңгәрлеген,
агачларның яшел алкышын,
җилен, гөлен, җырын, бар кошын.

Табигатьнең кәләш кенә чагы.
Әйе, башка бүген ул, башка:
тетрәнүле кайнар өмет белән
баккан гына чагы кояшка.

Табигатьнең кәләш кенә чагы.
Берүк, абай була күрегез:
яман сүзләр әйтеп өркетмәгез,
кайта күрмәсен, дим, күңеле.

Табигатьнең кәләш кенә чагы…

Рафаэль Сафин

*****

 

Яңгыр, яу!

 

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау,
Яу син, яу килеп кенә,
Тыпырдап җиеп кенә.
Чамасын белеп кенә,
Җиргә ямь биреп кенә.

Читать Стих:  Айға мендем

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау.
Яу син, яу көмеш булып,
Өлгергән җимеш булып,
Зәңгәр чәчәкләр булып.
Ал-кызыл мәкләр булып.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау.
Җиргә җылы дым бул син,
Кырда иген мул булсын,
Бар дөньяга нур бөркеп,
Туган җир балкып торсын!

Салих Баттал

*****

Кып-кызыл чәчәк аткан

 

Арыш арасында ялгыш,
Мәк орлыгы адашкан.
Ялгыз булса да, чит кырда,
Кояштан ул көч алган.
Мәк чәчәге, адашса да,
Һич югалып калмаган.
Үсеп, башын горур тотып,
Кып-кызыл чәчәк аткан.
Арышлар бу батыр гөлгә
Иң беренче шаккаткан.
Аннан исә хөрмәт белән
Барысы да баш каккан.

*****

 

Табигатьнең матурлыгы

 

Минем өчен матурлык ул:
Көзнең төсле яфрагы,
Чишмәләрнең чылтыравы,
Каеннарның шаулавы!

Миләшләрнең кызыл чагы-
Көзнең октябрь ае.
Кырау төшеп, иртән, җирне
Каплап торган бозлары.

Яңгырның шыбырдавы —
Көзнең төп матурлыгы!
Бармы икән, табигатьтә,
Матур чак моннан ары!?

*****

Алмагач

Хуш исләрен таратып
Утыра чәчәк атып
Яз аенда алмагач
Искиткеч матур агач.

Бал корты килә очып
Ала чәчәкне кочып
Чәчәкнең балын җыйный
Бызылдап җырлый-җырлый

Читать Стих:  Сабантуй

Чәчәктән ул чәчәккә
Очып кунып, иркәли
Канатын кага-кага
Чәчәкләрне серкәли.

Чәчәкләре югала
Ак таҗлары коела
Әйтерсең яшел төймә
Тезелеп кала алма.

Сипкән кояш нурына
Яуган янгыр суына
Алмалар тулып пешә
Өзелеп җиргә төшә.

Искән жилгә коела
Бәрелә дә сугыла
Төрле якка тарала
Уләннәрдә югала.

Әйтерсең әйтә алма
Син мине жиргә койма.
Бәрми сукмый син сакла
Озын кыш эле алда.

Мин сусыл тәмле алма
Булырмын сина дава.
Хэлен китеп барганда
Авырып син калганда

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

 

Көзге урман

 

Узенчә ямьле ул, җылы, сихри.
Җиргә түши сары яфраклар.
Берән-сәрән, ләкин яңгыратып
Тавыш бирә мондагы кошлар.
Көзге урман — яз-жәйнең көзгесе.
Күренә бит нәрсәләр булган.
Яңгыр туендырган, җылы җиткән
Җимешләре бигерәк уңган.
Рәхмэт, көзем, сиңа барсы очен!
Атлап узам сары яфрактан.
Чишмэ суың сусауларым баса.
Сине күреп мин мәңге туймам!

*****

Чәчәкләр, күбәләкләр

Аланда күп чәчкәләр:
Аклар, алсу, зәңгәрләр.
Шул ук төсләрне кабатлап
Очалар күбәләкләр.

Әйләнешеп бер анысына,
Бер монысына киләләр.
Әйтерсең: “Бик матур дөнья!
Күрегезче!”, — дияләр.

Лилия Сәлахетдинова шигырьләре

*****

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *