Яңа Елга шигырьләр

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.

Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.

Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.

Лилия Гиматдинова

*****

Чыршы бәйрәме

Эх күңелле үтә иде
Яңа ел бәйрәмнәре
Җыр- биюгә тула иде
Уфаның урамнары

Ёлкаларга чыга идек
Гармуннарны күтәреп
Җырлый — җырлый кайта идек
Яшь кызлар эләктереп

Шундый бер бәйрәм чорында
Җилле егет чагымда
Эләктем чыршы янында
Хәләлем кочагына

Шул көннән без икәү бергә
Кабыздык өй учагын
Яшәвебез бара бердәм
Җылы булгач кочагың

Чыршы бәйрәмгә карата
Өзмәгез өметләрне
Сөйкемле кызлар ярата
Күңелле егетләрне

Әй егетләр, сезгә әйтәм
Чыгыгыз бар ёлкага !
Очрашуга ярдәм итәр
Яңа килгән йылкы да !

Рафит Бикташев

*****

Рәхмәт, Иске ел!

Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?
Авыр чаклар булды – яшермимен,
Сабырлык та бирдең, көчен дә.
Илһам тапты каләм-сердәшем дә,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.
Аермадың иске дусларымнан,
Өстәп тордың яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтте,
Моң-сагыштан күңел тулса да.
Миннән сиңа хәер-фатиха,
Сау бул инде, сау бул, иске ел.
Бәрәкәтең, хәерләрең белән,
Аяк басчы җиргә, Яңа ел!

Римма Гайнанова

*****

Карлар җыры

Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.

Күтәрелеп күктә очкан чакта,
Ак йолдызлар көйләр чыгара.
Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр,юк чара.

Ап-ак кына энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән,уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.

Ак карларың, ак хисләрең белән,
Хуш киләсен безгә Яңа ел!
Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елга җәеп яңа юл!

Читать Стих:  Җәй

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Яңа ел

 

Ерактан ишетелә
Тып-тып басып ат килә
Тоягында дагалар
Карны кыеп баралар.

Көмештән ул коелган.
Кояшның нурын алган.
Нурлары аның оча
Ап-ак карларны коча.

Тирә-якка чәчелеп
Ята нурлар сибелеп.
Җем-җем килә үзләре
Чагылдырып күзләрне.

Бәхетләр тели-тели
Җиз кыңгыраулар чыңлый.
Сәгәть телләре суга,
Ат елы килә безгә.

Яңа өметләр белән
Изге теләкләр белән
Ат елы бара җирдән
Ап-ак бәскә киенгән.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Рәхмәт, үткән елым!

 

Үткән елым, моңсу саубуллашып,
Яңа елга мине тапшыра.
Хәтер хәзинәләрендә калып,
Үткәнемә карап ашыга.

Рәхмәт сиңа, үтеп киткән елым,
Гомеремнең газиз бер елы.
Һәрбер көнең, атна, ай, мизгелең
Кабатланмас ямь белән тулы.

Үткән елым, тапшыр алгы елга,
Эстафета итеп, яхшысын.
Алып керсен күңел яңа елга
Өмет-хыялларның яктысын.

Кыен, авыр чакны тапшырмыйча,
Үткән елым, калдыр үткәндә.
Иярергә тиеш түгел алар,
Күңел бәхет өмет иткәндә.

Яңа елның җисеме бит “яңа”,
Яңа хыял, яңа максатлар…
Өмет итеп ни алдыңа куйсаң,
Шул алдыңнан ияртеп атлар.

Яңа өмет, уй-хыяллар белән
Кереп барам яңа елыма.
Еллар җебе булып бормаланып,
Алда яткан гомер юлыма…

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Чанага чыршы салганнар,
Кышкы туннар кигәннәр.
Куян белэн бергэ тиен,
Яңа елга килгәннәр.

Болан белән кыр кәҗәсе
Ияргәннәр аларга.
Бүре белән төлке дә,
Теләмәгән калырга.

Аю гына килми калган.
Кышкы йокыга киткән
Язга кадәр аю мескен,
Йоклый да, йоклый икән.

Балалар белән бергәләп
Куян йөри сикереп.
Тиен дә куян янында,
Йөри койрык селкетеп.

Бүре белән төлке бергә,
Әйлэн-бәйлән уйныйлар.
Куян белән култыклашып,
Бергә биеп йөриләр.

Болан белән кыр кәҗәсе
Боз чананы тарталар.
Кар кызы белән бергәләп
буләкләр тараталар.

Куян, тиен, бүре, төлке,
Әйтерсең лә туганнар.
Бииләр чыршы янында,
Алар дус кушылганнар.

Лилия Гиматдинова. Оренбург.

*****

Яңа елга ачу-рәнҗүләрне
Һич тә килми алып китәсем.
Күңел өмет итә алгы елда
Тик куаныч кына көтәсен.

Читать Стих:  Хәтирәләр

Алмас идем һич тә үзем белән
Сагыш-моң-зарларын күңелнең.
Якты җылылыгын өмет итәм
Мине көткән һәрбер мизгелнең.

Яңа елда бар да бик тә яхшы,
Матур булыр төсле тоела.
Үткән елның борчу-мәшәкате,
Иске елда калып җуела…

Үткән елның гүзәл, күркәм чагын
Үзем белән алып китәрмен,
Өметләргә-хыялларга кушып,
Яңа елда тагын өстәрмен.

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Яңа Ел теләкләре

 

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.

Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.

Теләк-хыялыбыз чынга ашсын.
Берсен-берсе тапсын ялгызлар.
Чәчен чәчкә бәйләгән парларны
Көтсен алда матур язмышлар.

Барыбызның да бит хыяллар бар,
Ничек ирешергә белмәгән.
Кыш бабайның бүләк капчыгыннан
Чыксын иде үзе теләгән.

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Кыш бабай

 

Энҗе кебек матурлар,
Әйләнә җилдә карлар.
Үзләре көмеш төстә
Елтырыйлар кояшта.

Тирә-якка куналар
Матурлыкка күмәләр.
Әйтерсең лә әкият
Искиткеч бу табигать.

Чыршылар да ак карда
Утыралар урманда.
Ылысларын яшәртеп
Ылыс исен таратып.

Ап-ак бәскә төренгән.
Тирәкләр дә бизәнгән
Утыра Яңа елда
Экиятле урманда.

Ак кардан тунын киеп
Энҗе кызын ияртеп
Кыш бабай да ашыга
Бәйрәмгә! Яңа елга!

Поймасы ап-ак карда
Боз таягы кулында.
Сөйрәгән ул зур чана.
Бүләкләр салган аңа.

Гасырлар буе йөри,
Кыш бабай, узе армый!
Ак карны ера-ера,
Бәйрэмгә безгә килә

Чыршы әйләнәсендә
Әйлән-бәйлән уйнарга.
Балалар белән бергә
Азрак биеп алырга.

Озын кич бабай бии
Үзен туктатып булмый.
Боз таягы кулында
Энҗе кызы янында.

Балаларны биетә
Бүләкләрен тарата.
Шулай тиз вакыт утә
Хушлашып бабай китә.

Яңа елга бәйрәмгә
Күрше торган авылга
Бәйрәмгә өлгерергэ,
Уйнап биеп алырга.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Яңа ел белән

 

Бәйрәм туган илемдә.
Яңа ел ишек кага.
Вакыт елга суыдай
Туктаусыз алга ага.

Вакытның аты җигелгән,
Ашкынып алга чаба.
Сикәлтәсез аның юлы
Якты киләчәккә таба.

Тәүге мәхәббәт кебек
Эчкерсез, саф Яңа ел.
Тормышта урыныңны тап,
Яманлыклардан тыел.
Котлы булсын яңа ел.

Читать Стих:  Илгә кергәч Йоган

Сания Шәрипова 

*****

Әй кыш бабай — кыш бабай!

Әй кыш бабай — кыш бабай
Нәрсә булды? Ник алай?
Бөтен җирең тузынган,
Карашларың бозылган.
Борының ник кызарган?
Сакалларың агарган.
Бер кулыңдагы бияләй,
Каядыр төшеп калган.
Изүләрең ачылган,
Капчыгың ник аерылган?
Капчыктагы бүләкләр,
Кай җирдәдер коелган.
Син бабакай нишләдең?
Кемгә начарлык эшләдең?
Уң аягыңа аксыйсың,
Әллә этме тешләде?
Әүш-тәүшләрләр килеп,
Син соң каян кайтасың?
Басалмыйча аягыңа,
Карда егылып ятасың.
Балаларны куркытып,
Йөрмә син бүтән алай
Әй кыш бабай — кыш бабай,
Бир миңа бүләк давай.

Фагим Хабибуллин

*****

Кыш бабай белән кар кызы

Зур гына бер чанага,
Җиккәннәрдә өч атны,
Юл тотканнар шул чанада,
Карарга безнең якны.
Кыш бабай белән кар кызы,
Чыкканнар-ди икәү юлга.
Килергә бик-бик ерактан,
Безнең янга диеп монда.
Зифа буйлы чыршыны,
Чанага кисеп салганнар.
Җәлләмәгәннәр бүләкләр,
Капчык белән алганнар.
Шул ук чанага утырган,
«Убырлы» ,»Җен» , «Шүрәле»,
«Яңа еп» белән «Былтыр»
Нык тотканнар йөгәнне.
Чаптырганнар ди атларны,
Тизрәк килеп җитәргә.
Соңга калмый ЯҢА ЕЛДА,
Җыелып бәйрәм итәргә.
Балаларда киенешеп ,
Кунакларны каршылады.
Чыршыны уртага куеп,
Кыш бабайны алкышлады.
Бергәләшеп чыршы тирәли,
Кул тотышып әйләнделәр,
Биик, җырлыйк, шатланышып,
Бәйрәм бүген, бәйрәм диләр.
«Яңа ел» да тәбрикләп,
Теләде зур теләкләр
Кыш бабай белән кар кызы,
Өләште күп бүләкләр.
Өлкәннәрнедә онытмый,
Тәбрикләде Кыш бабай.
Бәхет, шатлык, куаныч,
Мул тормыш бирсен Ходай.
Миндә Бабайга кушылып ,
Телим сезгә теләкләр.
Хәрвакытта шатлык белән,
Типсен безнең йөрәкләр.
Яңа ел безгә исәнлек,
Тынычлык алып килсен.
Булмасыннар кайгы хәсрәт,
Елмаеп кешеләр көлсен.

Фагим Хабибуллин

*****

Ат елы килде килүен
Көннәре ничек булыр?
Тотып җигә алырбызмы
Үз-үзен тотса елгыр?

Дуамал холыклы булып
Берүк безгә типмәсен.
Җимерә күрмәсен генә
Тормышыбыз киртәсен…

Шуышсаң да гомер уза,
Юыртсаң да ул бара.
Иминлектә тату яшәргә
И адәм үзең кара…

Роберт Шаймарданов

*****

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *